Бүген якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел! 22 май көнне аның кендек каны тамган туган авылы Такталачыкта зур юбилей чаралары көтелә.
Гамил Гыймазетдин улы Афзалов (23 май 1921 — 20 август 2003) — татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1996) лауреаты, Татарстанның халык шагыйре.
1921 елның 23 маенда Актаныш районы Такталачык авылында туган. 1931 елда Магнитогорскига күченә, 35нче татар мәктәбендә укый.
1937 елда «Магнитогорск» исемле шигыре Баку шәһәрендә чыга торган «Баку эшчесе» газетасында басылып чыга.
Шагыйрьнең «Дөнья матур, дөнья киң», «Татарстан таңнары», «Гөлмәрьям», «Гөлнарым», «Әлли-бәлли», «Очрашу» һәм башка күп шигырьләре, музыкага салынып, профессиональ һәм үзешчән җырчылар тарафыннан даими җырлана.
Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Олуг әдибебез Актаныш районы Такталачык авылында 1921 елда дөньяга килә. Ун яше тулу белән Афзаловлар гаиләсен «кулак» дип табып, Магнитогорскига сөрәләр. Шагыйрь булып танылгач та, туган ягына бары бер мәртәбә — 1958 елда кайта. Бөтенләйгә кайтып төпләнергә тели ул. Әмма җирле үзидарә каршы чыга, берсенең «кайттыңмы, кулак калдыгы!» — дип дәшүе барлык өметләрне юкка чыгара…
Афзаловларны сөргенгә җибәргәч, ун яшьлек Гамил Урал таулары артындагы далада — Магнитогорск шәһәрендә татарча сабак ала. Биредә ул Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның китаплары белән таныша.
Кар явар алдыннан сыйныфка яңа укытучы — Риза абыйлары килеп керә. Шагыйрь искә алганча, укытучы әдәбият дәресләрен аеруча яраткан, аны җанлы итеп алып барган. «Сыйныфка кергән вакытта, әкрен генә Пушкин, Гоголь, Тукай керә төсле тоелды», — дип әйтә Гамил Афзал.
Озакламый сыйныф балаларының язучы булу теләге уяна. Шагыйрь булу теләге Гамил Афзалга да тәэсир итә.
…Еллар үтә. Укытучы булырга тели, әмма Троицк шәһәренең токарьлек техникумына укырга керә. Әмма планнар үзгәрә — шагыйрьнең тез буыннары авырта башлый. Соңрак ул аны «яшь вакытта салкын баракларда торуның нәтиҗәсе», — дип искә ала. Беренче курсны тәмамлап, Магнитогорскига кайтып, озак кына хастаханәдә ятып чыга. Соңыннан Металлургия комбинатына кара эшче булып урнаша.
Гамил Афзал — сугыш чоры баласы. Көненә уникешәр сәгать эшләргә туры килә аңа. Ныклап торып шигырь яза башлавы да шушы чор белән бәйле: конторадан чыгарып ташланган иске нарядларны, иске сызымнарны җыеп дәфтәр тегә һәм, бер-бер артлы шигырь юллары тезелеп китә.
«Пәйгамбәргә тиң шагыйрьләр мең әшәке кешеләр булып чыкты»
Гамил Афзал 1949 елның көзендә, шагыйрь булу теләге белән, Казанга юл тота. 220 шигыреннән торган кулъязма китабы белән ул Гази Кашшаф кабинетына килеп керә. Караса — бер төркем язучы, шагыйрь җыелган:
— Шигырь китабымны ачып, кычкырып укырга тотындым. 17 шигырь укыгач, туктаттылар. Тәнкыйтьләргә тотындылар. Иң баштан Мәхмүт Хөсәен сүз әйтте. Тәмам пычракка батырдылар. Икенче көнне берсе белән исәнләшмичә, саубуллашмыйча, барысына да бик каты үпкәләп, рәнҗеп кайтып киттем.
Мин ул шагыйрьләрне пәйгамбәр кебек кешеләр дип белә идём, болар мең әшәке кешеләр булып чыкты. Шигырь язарга килгән малайның башына сугып, җиргә сеңдерергә тырышалар икән болар, дидем. Аннан соң өч ел берни дә язмадым. Батып барган чакта Афзал Шамов белән Сибгат Хәким ярдәм кулы сузды, — дип искә алып сөйләгән ул вакыйганы Гамил Афзал.
«Шигъриятендә кешедән куркак кол ясау сәясәтен күтәреп чыга»
Әдәбият галиме Дания Заһидуллина Гамил Афзалны татар әдәбиятында кыю, үз фикерле, киң карашлы шагыйрь буларак билгеле булуын искәртте.
— Ул акыллы укучы өчен эзоп теле белән яза. 1950 елларда татар әдәбияты социаль реализм кысаларында булган вакытта Гамил Афзал шушы системаның иң төп кимчелеген — кешедән куркак кол ясау сәясәтен күтәреп чыга. Ул шигырьләрендә эзоп теле белән тормыштагы һәр нәрсәдән курка торган, үз фикерен әйтеп бирә алмаган лирик герой тудыра.
Гамил Афзалны якыннан белгән КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин шагыйрьнең биш томлык китабын чыгару тарихын һәм Язучылар берлегенең Әлмәттәге бүлегендә булган вакыйгаларын искә алды:
–1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп сайлангач, Гамил Афзал белән элемтәгә керергә туры килде. Ул вакыттагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән сөйләшеп, халык шагыйрьләренең биш томлык китапларын чыгарып барырга уйладык. Шул уңайдан, Гамил абыйга мөрәҗәгать иттем. Биш томлык китабын чыгарырга исәбебез барлыгын әйткәч, исе китте: «Моңа кадәр китапларымны чыгарыр өчен берничә ел көтеп тора идём, хәзер сез бер генә түгел, биш томлык тәкъдим итәсез», — дип сөенечен белдерде.
Ике көннән соң шалтырата: «Миңа өч томлык булса, җитәр. Иҗатым зур, ләкин әсәрләрем арасыннан иң сыйфатлыларын сайлап, өч томлык чыгарсак, җитәр», — ди.
Гамил абзыйга исем китте. Шундый томлыкларны чыгарасын белгәч, кайберәүләр биш урынына алты-җиде итеп булмасмы дип аптырата башладылар. Гамил ага өч томлыгын әзерләп бирде. Чыккан китапларын күреп сөенде, — диде галим.
«Мин Татарстан Язучылар берлегеннән генә мәңгелеккә китәчәкмен»
Фоат Галимуллин Язучылар берлегенең Әлмәттәге бүлекчәсе аздан генә Мәскәүгә керми калу вакыйгасын сөйләде:
— Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәттәге бүлегенең ул вакыттагы җитәкчесе булган шагыйрь, каләмдәшләрен җыйган да, Татарстан Язучылар берлегеннән чыгып, Мәскәүдәге оешмага керү турында карар кабул иткән. Җыелыш бетүгә миңа шалтыраттылар. Урынбасарым Галимҗан Гыйльманов белән Әлмәткә киттек. Барлык язучыны да җыю мөмкин түгел иде, әмма без өйләр буйлап йөреп чыктык. Тулы составны җыйдык.
Гамил Афзал җыелышта була алмаган, чөнки аягы авырта, йөри алмый иде ул. Бу хәлләр турында да аңа беркем әйтмәгән булып чыкты.
«Минем сүзем кирәк булса, телефоннан шалтыратыгыз. Сүземне трубка аша әйтермен», — диде. Гамил абзыйга шалтыраттык. Аның чыгышы бүген дә исемдә: «Сез нәрсә, шундый мәсьәлә хәл иткәндә миннән — халык шагыйреннән фикер сорамагансыз?! Мин бары тик Татарстан Язучылар берлегенә әгъза булып кердем, шунда торачакмын һәм шуннан гына мәңгелеккә китәчәкмен. Миңа башка бернинди берлек кирәк түгел», — дип әйтте.
Бердәм рәвештә шул карарны юкка чыгардылар һәм әлеге җиткчене дә урыннан алып, җитдирәк кешене сайладылар. Менә шул вакытта аның шундый чыгышы искиткеч көчле тәэсир итте.
Үзегез беләсез, болганчык еллар заманы. Ул ил күләмендә җәнҗал булыр иде! Гамил абзый куркусыз, гадел, принципиаль кеше булды.
«Сатира жанры рәхәттән тумаган, михнәттән туган»
Язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов сатирик-язучы статусының беркайда юк, сатирик дигән исемне халык үзе сайлап куя дигән фикердә:
— Сатира дигән жанр рәхәттән тумаган, михнәттән туган. Фатих Әмирхан гомере буе коляскада килеш йөргән, Габдулла Тукайны да ни хәлдә яшәгәнен беләбез. Фәнис Яруллин да коляскада иҗат иткән.
Гамил Афзал да 30 яшеннән аяксыз калган, ә ул гел юмор әсәрләре яза иде. Тарих бик зур, ләкин ул СССРның тарихын шигъри фельетоннар белән яза алган. Җитешсез якларын да әйткән, киләчәкне дә фаразлаган. Ә хәзер аз гына «кыеклатып» әйтсәң, судка бирәбез, диләр. Бүгенге сатира да шундый гына — ул хөкем залларыннан репортажга кайтып кала.
Сатира — санитар жанр. Ул безгә гел кирәк. Татар телен саклау һәм үстерү еллары дип игълан иттек. Гамил Афзал исән булса, «татар телен саклау, үстерүне гасыр итеп билгелик, егетләр», — дияр иде.
«Юморы, халыкчанлыгы Габдулла Тукайдан һәм Шәехзадә Бабичтан килә»
«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, журналист, язучы Ләбиб Лерон Гамил Афзал турында:
— Мәктәптә укыганда юмор һәм сатира әсәрләрен ошата идём. Юмор юлыннан китүемне Гамил Афзал шигъриятеннән эзләргә кирәктер. Ул минем рухи остазларның берсе. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллары Гамил абый чоры иде.
Гамил Афзал әсәрләрендә бер генә авыл түгел, авыл типлары галереясе: кемнәр генә юк анда. Ул «Мин Тукай булам» дип үскән кеше. Аның юморы һәм халыкчанлыгы Габдулла Тукайдан һәм Шәехзадә Бабичтан килә.
«Үзенә карата шаянлыкны кабул итми иде»
Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим Гамил Афзалдан 20 яшькә яшь булса да, алар якын дуслар булганнар:
— Ул да, мин дә язучыларыбызга багышлап, шаян шигырьләр, пародияләр язып матбугатта бастыра идек.
Бервакыт яшь шагыйребез Мөдәррис Әгъләм минем турында пародия язган: «Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу, чын исеме — Гөргөри. Өч тиенлек китабы бар, и, пычагым кергери». Бер мәлне Гамил Афзал миңа шалтырата, шырык-шырык көлә-көлә: «Синең турында Мөдәррис Әгъләм бик мактап шигырь язган!» — диде.
Бераздан Гамил абыйның бер шигыре чыкты.
Гамил Афзал шигыре: «Элек шайтан күренеп йөргән, диләр,
Хәзер инде шайтан үлгән, диләр.
Ялгышалар, яши шайтаннар».
Менә миндә личный шайтан бар!
Минем пародия:
«Гамил Афзал — менә дигән шагыйрь,
Аны бары тормыш аздырган.
Яхшы шигырьләрен үзе язган,
Калганнарын шайтан яздырган».
Шалтыраттым да, шуны укып, көлеп җибәрдем. Ә Гамил Афзал тып-тын тора. Үзләре шаяртып язсалар да, үзенә карата шаянлыкны кабул итми иде.
Чыганак
