15 февраль көнне Теләче мәдәният йортында “Созвездие — Йолдызлык” эстрада сәнгате буенча республикакүләм ачык телевизион яшьләр фестиваленең район туры булып үтте. Быел ул XXVI тапкыр үткәрелә һәм республикада билгеләп үтелүче Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.
Чарада Россия Федерациясенең Атказанган, Татарстан Республикасының Атказанган һәм Халык артисты, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, “Созвездие — Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең жюри әгъзасы Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова катнашты һәм балалар, яшьләр, аларның остазлары өчен осталык дәресләре үткәрде.
Фестиваль — бәйгедә балалар, яшьләр, елдагыча, җыр, бию, нәфис сүз һәм конферанс номинацияләре буенча үзара көч сынаштылар. Азактан, катнашучыларга һәм алдынгы урыннарны яулаучыларга районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан әзерләнгән дипломнар тапшырылды.
