Бүген – 30 июнь көнне Сарманда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Бәдретдинова Әминә Гариф кызына 95 яшь тулды.
Әминә апа Сарман авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңда 10 гына яшь була. Ун яшьтән үк ул колхозчыларга ашарга пешергән әнисенә ияреп йөри башлый, аңа ярдәм итә. Балигълык яшенә җиткәч, «Сельхозтехника»га секретарь-машинистка булып эшкә керә, соңрак бухгалтерлык курсларын тәмамлап, бухгалтер вазифаларын башкара, лаеклы ялга да шуннан чыга. Ике балалы тол ир Мөхәммәтдин Бәдретдинов белән тормыш корып, үзе тагын ике бала алып кайта, дүрт баланы да бертигез күреп үстерә. Бүген ул балалары тәрбиясендә, онык һәм оныкчыклар куанычын күреп, бәхетле картлык кичерә.
– Аллаһка шөкер, тормышлар әйбәт хәзер. Ә иң мөһиме – күңел тыныч, – ди ул.
Әминә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм үз исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм күчтәнәчләрен, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярга туган көн котлауларын Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да җиткерде. Алар Әминә апага ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, 100 яшьлек юбилеен да менә шулай үз аягында, әйбәт хәтер, ачык зиһен белән каршы алуын теләделәр.
