Today: 15-06-2026

Илсур Метшин: «Казан халкы вакытлы уңайсызлыкларны аңлап кабул итсә иде»

Казан 17–19 июнь көннәренә билгеләнгән «Россия – АСЕАН» саммитын уздырырга әзер. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбедә» Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. Шәһәр башлыгы халыкны шәһәрдә транспорт хәрәкәтен чикләүгә аңлап карарга һәм аэропортка баручыларныга аэроэкспресска күчәргә чакырды.

– Безне гаять җаваплы атна көтә: иртәгә үк Казанга «Россия – АСЕАН» саммитында катнашучылар килә. Шәһәр бу мөһим сәяси чарага тулысынча әзер, – дип ассызыклады Илсур Метшин. Саммитта 11 ил вәкилләре катнашачак. Моннан тыш Россия Президенты Владимир Путинның да килүе көтелә.

– Сәяси чарага әзерлек алдан ук алып барылды. Мондый масштабтагы һәр халыкара вакыйга Казанны яңа дәрәҗәгә чыгара. Без бик зур эш башкардык: җиде төп магистральне тәртипкә китердек, алар буенча делегацияләр йөреячәк. Моннан тыш, Горводзеленхозның яңартылган теплицасы ярдәмендә утыртылган чәчәкләр санын өч тапкырга арттырдык. Шунысы куанычлы: халык һәм кунаклар бу үзгәрешләрне күрәчәк, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Мэр искәрткәнчә, Татарстан башкаласы чит илләр эшләре министры Сергей Лавров һәм Куркынычсызлык турындагы килешү оешмасы саммитында катнашучылардан югары бәя алган. Шәһәр башлыгы казанлыларга юллардагы вакытлыча чикләүләрне аңлап кабул итәргә чакырды. Саммит уздыруга карамастан, төп транспорт челтәрләре эше штат режимында дәвам итәчәк.

– Шуны билгеләп үтү мөһим: авиарейслар һәм тимер юл элемтәләре расписаниесе үзгәрешсез кала. Бу көннәрдә сәфәргә җыенучыларга юлга алдан чыгарга һәм мөмкин булганча аэроэкспресстан файдаланырга киңәш итәр идём, – диде Илсур Метшин.

«Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 июньнән 19 июньгә кадәр Казан–Аэропорт–Казан маршрутында өстәмә 80 электропоезд билгеләнгән. Хәрәкәт интервалы – 30 минуттан алып бер сәгатькә кадәр. Линиягә алты вагонлы заманча электропоездлар җәлеп ителгән. Пассажирларга Казан–Аэропорт юнәлешендәге шәһәр яны поездларының төгәл расписаниесе белән алдан танышырга киңәш ителә, чөнки вакытлыча үзгәрешләр кертелергә мөмкин.