Today: 27-06-2026

Хәтер диварына уелган яңа исемнәр

Хәтер диварына уелган яңа исемнәр

Мәңгелек дан: Актанышта каһарман яугирләр истәлеге яңартылды.

Актаныш һөнәри белем бирү уку йортында- технологиятехникумында нигез салынган «Батырлар аллеясы» – халкыбызның онытылмас тарихы, мәңге төзәлмәс ярасы һәм чиксез горурлыгы. Махсус хәрби операция башланганнан бирле әлеге изге урында уку йортында төрле елларда белем алган һәм Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган 23 каһарманыбызның исеме мәңгеләштерелгән иде инде:

Надриев Раил, Арсланов Айназ, Карамов Илнур, Хөснияров Илдар, Латыйпов Фәнис, Мортазин Илдар, Арысланов Айзат, Тажетдинов Рушат, Мостафин Илдус, Камалиев Равил, Исламов Илфар, Камалов Фәндил, Аслямов Алмаз, Яппаров Данис, Гиндуллин Илнар, Зиннуров Закир, Галиуллин Илһам, Шәңгәрәев Ленар, Лузан Александр, Янгиров Алмаз, Южаков Альберт, Абышев Богдан, Гыйльфанов Рәфыйк.

Хәтер диварына уелган яңа исемнәр

Бүген әлеге Дан аллеясына, халкыбызның тынычлыгы өчен үз гомерләрен фида кылып, үлемсезлеккә атлаган тагын 17 арысландай ир-егетнең исеме өстәлде. Каһарманнарыбызның һәрберсе үз хәрби бурычына һәм антына ахыргача тугрылыклы калды:

  • Әхмәтшин Альберт Әнвәр улы (24.09.1979 – 05.09.2024). 80нче санлы һөнәр училищесында тракторчы һөнәрен алып, хезмәт юлында да, яу кырында да үзен сынатмаган ир-егет.

  • Бакиров Айназ Айдар улы (28.09.1993 – 11.03.2025). Техникумда икътисадчы-бухгалтер белгечлегенә укыган, якты күңелле, һәр эштә җаваплы каһарман яугир.

  • Вәлиев Галинур Mулланур улы (09.04.1975 – 05.12.2024). Күҗәкә авылы тумасы, 80нче училище шәкерте, туган җирен олылап һәлак булган батыр.

  • Гыйльфанов Фәрид Фирдәвис улы (05.10.1991 – 05.12.2024). Актаныш егете, һөнәр училищесын тәмамлап, тормышта үз урынын тапкан, яуда батырлык үрнәге күрсәткән фидакарь яугир.

  • Исламгалиев Альфир Имамгали улы (26.02.1970 елда туган). Тынычлык өчен көрәштә гомерен биргән Актаныш егете. ( Ул 1985–1988 елларда үзенең ил алдындагы тәүге хәрби бурычын үтәгән).

  • Маликов Булат Мирсәет улы (18.07.1968 – 10.03.2025). Яңа Әлем авылыннан, училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән, олы җанлы каһарман.

  • Мулломов Илдар Мирзанур улы (21.12.1981 – 18.03.2025). Яңа Әлем авылында туып үскән, Ватан иминлеген барысыннан да өстен куйган батыр йөрәкле яугир.

  • Хәертдинов Артур Шамил улы (16.09.1988 – 06.07.2025). Актаныш егете, училищеда пешекче-кондитер һөнәрен алып, тормышка гашыйк булып яшәгән яшь каһарман.

  • Шайгадамов Рәшит Гыйлемҗан улы (20.11.1962 – 16.10.2024). Тимеркул авылы тумасы, олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, яшьләр өчен үрнәк булган фидакарь батырыбыз.

  • Язитов Илфак Фәрит улы (18.04.1977 – 07.09.2024). Училищеда тракторчы-машинист белгечлеге алган, хезмәт сөючән, илебез өчен җанын биргән Актаныш егете.

  • Акмалов Рифат Миңнемөхәммәт улы (18.02.1977 – 08.08.2025). Тормышта да, яу кырында да үз бурычын туры башкарган, сабыр һәм какшамас рухлы Актаныш батыры.

  • Шәкүров Рәсүл Гарифҗан улы (13.05.1982 – 27.08.2023). Иске Әлем авылыннан, уку йортыбызның тугры кунагы һәм үрнәк укучысы булган каһарман.

  • Гәлләмов Рузил Габделбарый улы (12.01.1980 елда туган). Училищеда тракторчы-машинист һөнәрен алып, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батыр йөрәкле яугир.

  • Гәрәев Илнар Фәрит улы (31.07.1991 – 15.03.2024). Кыркаентүбә авылында яшәп, илебезнең иминлеген саклап җанын фида кылган батыр яугир.

  • Хөрмәтуллин Алгиз Фәнис улы (11.02.1984 – 18.01.2025). Аеш авылы тумасы, туган авылына, туган туфрагына турылыклы калган илебезнең чын улы.

Онытылмас хәтер һәм рәхмәт сүзләре

Тантана барышында каһарманнарның якыннарына, әти-әниләренә сүз бирелде. Алар үзләренең күңел җылысы һәм сагыш белән өретелгән истәлекләре белән уртаклаштылар, улларының онытылмавы, исемнәре уку йорты тарихына алтын хәрефләр белән язылуы өчен оештыручыларга тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чара ахырында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, техникум җитәкчелеге, егетләрнең әниләре һәм туганнары «Батырлар аллеясы»на яңа гына өзелгән чәчәкләр салдылар. Райондашларыбыз каһарманнарның рухын тирән хөрмәт һәм баш ию белән искә алды.

Егетләребезнең исемнәре мәңгелек, батырлыклары – үлемсез! Киләчәк буыннар аларның каһарманлыгын үрнәк итеп тотачак.