Today: 01-07-2026

Рөстәм Миңнеханов: «Абилимпикс» катнашучылары – батырлык һәм ихтыяр көче үрнәге»

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс – 2026» чемпионаты уза. Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында бу уңайдан видео урнаштырды.

«Россиянең 86 субъектыннан 600 дән артык кеше осталыкта ярыша! Бу егетләр үз эшләренең профессионаллары гына түгел, ә чын мәгънәсендә батырлык һәм ихтыяр көче үрнәге.

Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Аларның барысы да җиңүләргә лаек, һәрберсе чын герой!» – диде Рөстәм Миңнеханов.