Today: 05-07-2026

Казанда автомобильләрне урлаучыны тоткарлаганнар

Казанда 26 яшьлек кызның машинасын урлауда шикләнелүче 43 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Шикләнелүче инде берничә тапкыр шундый ук җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган. Яңа Савин районында автохуҗа "ВАЗ 21213" машинасының югалуын ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Тәртип сакчылары җинаятьченең шәхесен тиз ачыклаган һәм аны яшәү урыны буенча тоткарлаган.