Today: 19-05-2026

Талия Миңнуллина: «Мэппинг-шоу – шактый кыйммәткә төшә»

“КазанФорум” кысасында Казан Кремле диварында узган шоулы тамашаны 50 меңгә якын кеше караган.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум” XVII халыкара икътисадый форумы йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

“Казан Кремле диварында Россия Рекордлар китабына кертелгән иң озын яңалыклар юлын һәм мэппинг-шоуны күрергә дип бирегә 50 меңгә якын кеше килгән”, – диде ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, бу – шактый кыйммәткә төшә торган тамаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.