Районның социаль хезмәткәрләре шушы чорда, әнә шундый махсус акция игълан итеп, үзләре тәрбияләгән өлкәннәрнең, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең йорт, каралты-кураларын тәртипкә китерү буенча зур эш башкара.
Быел да инде алар, күпләр әле тирә-якны чистартырга, өй юарга җылы көннәр юк бит, дип тәвәккәлләргә кыймый йөргәндә, коры торган көннәрдә ишек алларын, капка төпләрен, бакчаларын чистартырга, өйләрен юарга да өлгергән.
Безнең кызлар шундый өлгер дә, уңган да. Тәрбияләүче кешеләрнең эшләрен һәрчак үзләренекеннән алда эшләргә, аларны сөендерергә күнеккән инде алар, – ди район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина.
