Әлмәттә 12 яшьлек яшүсмер интернетта караган видеолардан соң учак кабызып карарга булган.
Ул балконда шырпы һәм сыеклык кулланып учак ясаган, әмма ялкынны сүндерә алмыйча пешкән. Нәтиҗәдә баланың иңбашы һәм аяклары зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.
Янгынны малайның әнисе сүндергән. Әлеге очрак буенча тикшерү бара, материаллар балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә җибәреләчәк. Әнисенә карата янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буенча административ эш кузгатылган.
