Бүген, 27 майда, Корбан бәйрәмен уздыру сәбәпле Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшли. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 га кадәр алына.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
