Today: 16-05-2026

Бүген Яшь пешекчеләр халыкара турниры җиңүчеләре билгеле булачак

Бүген «КазанФорум» кысасында узучы Яшь пешекчеләр халыкара турниры җиңүчеләре билгеле булачак.

«Казан Экспо»да ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры уза. Анда дөньяның 18 иленнән 16 дан алып 25 яшькә кадәрге пешекчеләр катнаша.

«Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел аның форматын да үзгәрттек. Алдагы елларда катнашучылар бәйгедә тәкъдим ителәчәк ризык, аның технологиясен өйдән әзерләп килсә, быел алар «кара тартма» белән эш итә. Ягъни, ризык әзерләячәк азык-төлек исемлеген бәйге башлангач кына белделәр», – дип сөйләде форумның матбугат үзәгендә узган очрашуда Татарстан һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова.

Җиңүчеләр исемлеге бүген билгеле булачак.