Казанда яшәүче хатын-кыз машинасын һәм фатирын саткан, ә аннары бөтен акчаларын мошенникларга биргән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 59 яшьлек хатын-кызга «идарәче компаниядән» хәбәр килгән. Анда аннан йорт чатына кушылуын сораганнар. Хатын-кыз сылтамага баскан, шуннан соң аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтын ватып керүләре турында хәбәр килгән.
Аннары аферистлар хатын-кызга төрле ведомстволарның «хезмәткәрләре» исеменнән шалтыратырга тотынган. Алар аның исеменә кредит алмакчы булалар, дип хәбәр иткән. Мошенниклар хатын-кызны фатирын һәм машинасын сатарга, ә аннары бөтен акчасын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергән. Мошенникларга ышанып, хатын-кыз 11 миллион сум акчасын югалткан.
Алдануын аңлагач, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт нигезендә җинаять эше ачылган.
