Быел безнең районнан тавыш бирүгә Банк урамының 2нче чираты, Интернациональ урамы, Арчабаш микрорайонының парк зонасы кертелде.
Соңгы елларда Арча шәһәре күзгә күренеп матурлана, яшәү өчен тагын да уңайлана. Монда төрле федераль һәм республика программаларының роле гаять зур. Тагын шунысы мөһим – кайбер проектлар халыкның фикерен исәпкә алып, тавыш бирү юлы белән тормышка ашырыла.
2025 елда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Арча шәһәренең Банк урамының беренче чираты җиңеп чыккан иде. Проектта каралган эшләр 2026 елда тормышка ашырылачак. Банк урамы – шәһәрнең тарихи йөзен һәм уңайлы атмосферасын саклаучы иң борынгы урам. Биредә торак йортлар, административ биналар, кибетләр һәм социаль учреждениеләр урнашкан.
Быел 21 апрельдә “Инфраструктура для жизни” илкүләм проектының “Формирование комфортной городской среды” федераль проекты кысаларында 2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлап алуга тавыш бирү башланды. Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкән гражданнар катнаша ала. Тавыш бирү “Госуслуги” порталы аша 12 июньдә төгәлләнә.
Быел безнең районнан тавыш бирүгә өч объект кертелде:
1. Банк урамының 2нче чираты. Әгәр шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге үз тавышларын шуңа бирсәләр, төзекләндерү дәвам итәчәк һәм урам көндәлек эшләр, тыныч ял һәм күңелле очрашулар өчен тагын да уңайлырак булачак.
2. Арча шәһәренең Интернациональ урамы. Ул шәһәрнең борынгы, төп урамы. Анда төп мәдәни объектлар, төрле чорларда төзелгән торак йортлар урнашкан, үсеш алган инфраструктура. Әдәбият һәм сәнгать музее һәм шәһәр ратушасы, кафе, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, бассейн һәм “Арча” спорт мәктәбе. Әгәр территория тавыш бирүдә җиңсә, үзгәрешләр башланачак. Проект тарихи байлыкны саклауны күздә тота һәм заманча элементлар белән тагын да баетылачак. Урам Арчаның үзәге булып калачак, ял итү, очрашулар, актив ял өчен тагын да кызыклырак булачак.
3. Арчабаш микрорайонының парк зонасы, Слава урамы. Әлеге микрорайонда 260тан артык яшь гаилә яши. Янәшәдә Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей урнашкан, мәчет, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. Әгәр территория тавыш бирүдә ота икән, парк зонасы бик матурланачак. Биредә олылар да, балалар да саф һаада рәхәтләнеп ял итә алачак.
