Today: 15-06-2026

ТР Рәисе Белоруссиянең Казандагы Генераль консуллыгы вазифаларын башкаручы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вазифаларын башкаручы Виктор Щетько белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Виктор Щетько Казандагы дипломатик миссиясен төгәлли. Беларусь Президенты Александр Лукашенко карары белән ул сәнәгать министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов Виктор Щетькога Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук яңа җаваплы вазифасында уңышлар теләде.

Республика Рәисе Виктор Щетькога «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален дә тапшырды.