Спас районында фонтанда аталы-уллы ике ир-ат ток тотудан һәлак булган.
Бу хакта KazanFirst үз чыганагы мәгълүматларына таянып яза.
Һәлак булучыларның берсе – 72 яшьлек кафе хуҗасы. Фонтан шул кафе янына урнаштырылган булган. Улына – 48 яшь.
Агентлык мәгълүматлары буенча, алар фонтандагы төзексезлекне юкка чыгарырга маташканда ток сугудан җан биргән. Ике кешенең үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү башланган. Спас район прокуратурасы тикшерүне контрольгә алган.
