Today: 24-04-2026

Балтач балалар сәнгать мәктәбенеӊ иҗат концерты булды

Балтач балалар сәнгать мәктәбенеӊ иҗат концерты булды

Артистларның һәр чыгышы тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелде

Җырлаткан, биеткән, елаткан һәм моңландырган бу концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Хәер, әлеге коллективның һәр концерты мактауга лаек. Номерларның бер-берсен тулыландыруы дисеңме, тематиканы ачып бирүләре – һәммәсе дә тамашачы тарафыннан югары бәяләнде.

Район мәдәният бүлеге итәкчесе Илназ Петров районда талантлы балаларның күп булуына, мәдәнияткә-сәнгатькә тартылып яшәүләренә соклануын белдерде, мәктәп директоры исә Миләүшә Кадыйрова укытучыларга, балаларга рәхмәтен белдерде.