Today: 19-03-2026

Россия армиясе бер тәүлек эчендә 2 торак пунктны азат иткән

Россия хәрбиләре бер тәүлек эчендә Донецк халык республикасындагы Павловка һәм Федоровка Вторая торак пунктларын азат иткән.

Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә. Павловка “Центр” гаскәрләр төркеме подразделениеләре тырышлыгы белән дошманнан арындырылган.

Федоровка Вторая авылын “Южный” гаскәрләр төркеме хәрбиләре азат иткән. Әлеге авыл Краматорск районында урнашкан. Моңа кадәр биредә Голубовка торак пункты безнең армия контроленә күчкән иде.