Today: 23-02-2026

Татарстан 23 февральгә багышланган бөтенроссия хор акциясенә кушылды

Татарстанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бөтенроссия хор акциясе узды. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Геройлар вакыты» җыры яңгырады.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының ВКонтакте челтәрендә хәбәр ителә.

Анда махсус хәрби операция ветераннарыннан торган беренче профессиональ музыкаль коллектив – Добробат төркеме солисты Иван Хомяковның ялгыз башкарган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаган.