Бүген, 18 майда, Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр тизлектә җил исә.
Төнлә +9..+14 градус тәшкил итсә, көндез +28..+33 градус эссе көтелә.
