Татарстанда 24 апрельдә бераз җылыну көтелә, әмма һава торышы тотрыксыз булып кала.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика күге аязучан-болытлы булачак. Көндез, Казанны да кертеп, күпчелек районнарда вакытлыча яңгырлар явуы фаразлана.
Көньяктан секундына 7–12 метр тизлектә җил исәчәк. Көн уртасында һәм икенче яртысында ул урыны белән секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Казанда җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк дип көтелә.
Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9–17,1 метр тизлектәге җил — каты, ә секундына 17,2–20,7 метр — көчле дип бәяләнә.
Төнге салкыннардан соң температура көндез Татарстан буенча +9…+14 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда һава +10…+12 градус чикләрендә булачак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, апрель ахырында республикада уртача температура климат нормасыннан якынча өч градуска түбәнрәк кала. Атна ахырына кадәр Татарстанда яңгырлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак.
