Бер доза препарат кешене әлеге авырулардан 10 елга кадәр саклый ала дип хәбәр итә Ростех.
Алар билгеләп үткәнчә, вакцинаның клиник тикшеренүләре Россиянең 10 фәнни үзәгендә үткәрелгән, анда 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге 436 кеше катнашкан.
Бер айдан соң катнашучыларның күбесендә дифтерия, столбняк һәм бума ютәлгә каршы саклагыч антитәнчекләр барлыкка килгән, шул ук вакытта вакцинага реакция бик яхшы булган.
Якын арада бу вакцинаны балалар катнашында да тикшерү планлаштырыла. Моңа кадәр мондый составтагы препаратлар бары тик чит ил аналоглары рәвешендә генә тәкъдим ителгән.
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
