Today: 22-04-2026

Ел башыннан Татарстанда энергетика һәм элемтә структураларына зыян салган 7 үсмер тоткарланган

Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары Роман Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Араларында кызлар да бар.

Гомумән алганда, 2025 ел башыннан Татарстанда транспорт объектларына, энергетика һәм элемтә структураларына зыян салуның 28 очрагы билгеле. Җинаятьчеләрнең гамәлләре терактлар һәм диверсияләр буларак бәяләнгән.

– Гадәттә үсмерләрне җиңел акча эшләү белән җәлеп итәләр. Башта гади генә биремнәр үтәтәләр, мәсәлән, юлда 5 машинаны фотога төшереп җибәрүен сорыйлар. Үсмер мондый акча эшләүгә дусларын да җәлеп итә. Соңыннан биремнәр катлаулана, «вышкага» ут төртергә кушалар. Биремнәр «яхшы нияттән» дип тә аңлаталар. Мәсәлән, саклык хезмәткәрләрен тикшерү өчен билгеле бер объектка зыян салуны сорыйлар, – ди Роман Мөхәммәтҗанов.

Ни кызганыч, җинаятькә җәлеп ителүче балалар «яшәрә». 13 яшьлек үсмерне дә тоткарлаганнар.