Today: 02-04-2026

Кыйммәтле хушбуй урлаган ир-атны тотканнар

Росгвардия хезмәткәрләре Казанда кыйммәтле парфюмерия урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган. Бу хакта “KazanFirst” Росгвардиянең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Росгвардия хезмәткәрләренә көндез Павлюхин урамындагы гипермаркеттан сигнал кергән. Кибеткә килгәч. администратор аларга сак хезмәткәренең бер ир-атның кибеттән 80 мең сумлык парфюмерия урлавын күреп алуын әйткән. Ике көн элек шушы ук ир-атның 16 мең сумлык хушбуй чәлдерүе ачыкланган.

Угры кыйммәтле хушбуйны киеме астына яшергән. Беренче урлау очрагы, сак хезмәткәрләренең сменасы төгәлләнгәч, видеокүзәтү камераларындагы язуларны караганнан соң гына билгеләнгән.

Ир-атны (1977 елда туган) кибеттә үк тоткарлап, полициягә алга таба тикшерүгә тапшырганнар. Элегрәк аның наркотикларның законсыз әйләнеше һәм урлау өчен хөкем ителгән булуы билгеләнгән.

Хушбуй урлау буенча җинаять эше кузгатылган.