Бүген, 25 мартта, Татарстан китап нәшриятында Алсу Исмәгыйлеваның өр-яңа китабы укучыларга тәкъдим ителәчәк.
“Уй + гамәл = язмыш” китабын тәкъдим итү чарасы"Ногай" кунакханәсендә узачак.
Чараның үзенчәлеге шунда: анда автор белән турыдан-туры аралашырга һәм китап геройларының үзләре белән очрашырга мөмкин булачак. Зиһен һәм күңелне айкардай үзенчәлекле иҗат дөньясы белән танышырга теләүчеләрне бүген 12:30да көтеп калалар.
