Today: 11-03-2026

Россиягә Якын Көнчыгыш илләреннән бер атнада 45 меңнән артык пассажир кайтарылган

Узган атнада Россиягә Якын Көнчыгыш илләреннән 219 рейс белән 45 меңнән артык пассажир кайтарылган.

Бу турыда РФ Транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Якын арада ведомство тагын 33 рейс белән 7,5 меңнән артык кешене кайтарырга планлаштыра. Россия һәм чит ил авиакомпанияләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 31, Катар һәм Оманнан берәр рейс башкарыр дип көтелә.

«Очышлар Россия Транспорт министрлыгы һәм аның карамагындагы Росавиация ярдәмендә башкарыла», — диелә ведомство хәбәрендә.