Today: 14-07-2026

Татарстан Рәисе «Нефть саммиты – 2026» кысаларында оештырылган күргәзмәне карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге Югары нефть мәктәбе территориясендә «Нефть саммиты – 2026» кысаларында оештырылган күргәзмәне карады. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Егерме елдан артык тарихы булган Нефть саммиты Россиянең ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен иң абруйлы мәйданчыкларның берсенә әверелде.

Күргәзмә экспозициясендә нефть чыгару коэффициентын арттыру буенча яңа технологияләр, композит материаллардан ясалган нефть чыгару җиһазлары, энергияне сак тотучы насос җиһазлары, биотехнологияләр һ.б. тәкъдим ителде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов нефть сәнәгате өчен торба продукциясенең яңа үрнәкләрен, нефть скважиналарын ремонтлау технологияләрен, скважина параметрларын контрольдә тоту өчен үлчәү приборларын бәяләде. Аерым стендта үз эшләнмәләрен Югары нефть мәктәбе һәм Казан федераль университеты тәкъдим итте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов студентларның стартаплары белән танышты. Аерым алганда, яшьләр ясалма интеллект коралларын кулланып, операторсыз АЗС системасын һәм үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру буенча биопроектлар эшләгәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.