Today: 05-07-2026

Кукмарада акватлон буенча республика Беренчелеге һәм чемпионаты узды

Кукмарада акватлон буенча республика Беренчелеге һәм чемпионаты узды

Бәйгедә көчле булу, җитезлек сыналды.

Бүген Кукмарада зур спорт бәйрәме — акватлон буенча республика Беренчелеге һәм чемпионаты булды. 297 спортчы суда гына түгел, генә түгел, җирдә дә үзләренең иң җитез, көчле, үҗәт, тырыш икәнлекләрен раслады. Ә акватлонда холыкның әлеге сыйфатларыннан башка берничек тә югары нәтиҗәләргә ирешә алмыйсың.

Шулай итеп, бүген Манзарас буасында, ягьни Кукмараның бердәнбер рәсми пляжында Мари Эль, Башкорстан, Чувашстан Республикаларыннан, Әлмәт, Казан шәһәрләреннән, күрше Саба һәм Балтачтан килгән, һәм, билгеле инде, үзебезнекеләр — Кукмара спортчылары очрашты.

— Берничә минутлык нәтиҗә өчен спортчыларның үзләренең, тренер һәм әти —әниләрнең никадәр зур көче керә. Акватлон —су да, җирдә дә көчле булуына сорый. Үсеп килүче буынның сәламәт тормыш рәвешен сайлаулары сокландыра. Якын-тирә төбәкләрдән, районнардан килүчеләрне дуслык берләштерсен, — дип сәламләде республика бәйгесен ачу тантанасында район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова.

Узган ел Кукмарада беренче тапкыр акватлон буенча республика ярышы оештырылды. Бу турыда район спорт һәм яшьләр идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов та билгеләп узды.

- Ул вакытта чемпионатның «Зилант» спорт комплексында йөзү, ә Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда йөгерү төре оештырылды. Быел исә без сезне биредә кабул иттек. Киләсе елларда да Кукмарада очрашырга насыйп булсын. Башка елларда да чемпионатны үзебездә үткәрү өчен шартларны тагын да уңайлырак итеп әзерләргә тырышачакбыз, - диде ул.

Стартка иң беренче булып ир-егетләр һәм хатын-кызлар, аннан соң яшь аермалары буенча кызлар һәм малайлар басты. Җылылыгы 19-20 градус булган Манзарас буасында үзенә тиешле дистанцияне йөзеп чыккан һәр спортчы шунда ук, ягъни бер минут та ял итмичә йөгерү буенча тиешле чакрымнарны узды. Көчле булу, җитезлек әнә шулай сыналды.