Today: 03-07-2026

Түбән Камада бер кафе эше вакытлыча туктатылган: анда инфекция тапканнар

Түбән Камада Корабельная урамында урнашкан кафе эшчәнлеге суд карары белән вакытлыча туктатылган. Моңа клиентларның берсендә эчәк инфекциясе ачыклану сәбәп булган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребнадзор.

Ведомство тикшерүе вакытында оешмада хезмәткәрләр өчен кул юу урыны булмавы, персоналның мәҗбүри медицина тикшерүе узмавы ачыкланган. Шулай ук ризык әзерләү өчен маркировкасыз продуктлар кулланылган.

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кисү пычагы, суыткыч җиһазлар һәм әзер шаурма үрнәкләрендә эчәк таякчыгы бактерияләре табылган.

Роспотребнадзор маркаланмаган 5 килограммнан артык азык-төлек партиясен тартып алган.

Кафе хуҗасына административ беркетмәләр төзелгән һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю чарасы күрелгән. Суд карары белән «Шаурма-Бразерс» кафесы 30 көнгә ябылган.