Today: 24-03-2026

СВО зонасына Россия хәрбиләре өчен миналы олтыраклар җибәрмәкче булганнар

Федераль иминлек хезмәте моны булдырмыйча калган.

Украина махсус хезмәтләре СВО зонасына Россия хәрбиләре өчен аяк киеменә миналы олтыраклар җибәрмәкче булган. Диверсия булдырылмыйча калган. Бу хакта “Российская газета” Федераль иминлек хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Мәскәүдә чит илдән килгән бер кеше тоткарланган. Аның җылыткычлы аяк киеме олтыраклары рәвешендә эшләнгән 504 шартлаткыч белән посылка алганлыгы ачыкланган. Һәр мини-бомбаның егәрлеге 1,5 грамм тротил тәшкил иткән. Миналы олтыракларны гуманитар ярдәм рәвешендә махсус хәрби операция зонасына озатмакчы булганнар.

ФСБда искәртүләренчә, Украина махсус хезмәтләре шартлаткыч җайланмаларны төрле көнкүреш әйберләре рәвешенә китереп ясарга мөмкин. Моңа кадәр саперларга электр плитәләре, тырнак ясау кораллары, косметика әйберләре, пауэрбанк, музыкаль колонка, автомобильнең запас частьләре, тротуар плиткасы һәм хәтта тәре, чиркәү кирәк-ярагы рәвешендәге бомбаларны зарарсызландырырга туры килгән. Моннан тыш ФСБ Украина махсус хезмәтләренең башкаладагы бер предприятиедән Мәскәүгә һөҗүм итү өчен дроннар сатып алу омтылышына киртә куйган. ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчерелгән.