Today: 03-03-2026

Дамир Ишкинеев: «Яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы ачыктан-ачык һәм системалы төстә эшли»

Нурлат районы хакимияте социаль челтәрләрдә яшь гаиләгә торак сертификаты бирү җәһәтеннән фикер алышулар барган бер мәлдә аңлатма биреп үткән, дип яза «Татар-информ».

Район хакимияте башлыгы Дамир Ишкиниев аңлатып үткәнчә, социаль түләүләр программасы федераль һәм республикасы законнары кысасында тормышка ашырыла, ә карарлар, чираттан чыгып, закон нигезендә билгеләнгән таләпләр буенча кабул ителә. Быел торак сертификатын күпбалалы Назриевлар гаиләсе алган. Алар ирле-хатынлы икесе дә районның сәламәтлек саклау системасында эшли. Ә инде 4 бала тәрбияләп үстерүләре субсидиягә өстенлекле хокукларын барлыкка китергән.

“Быел Назриевлар гаиләсе, барлык таләпләргә җавап биреп, сертификатка ия булды. Ул – Россия Федерациясе гражданины. Шунысын билгеләп үтү мөһим: биредә сүз квалификацияле белгеч турында – һәр көн саен җирле хастаханәдә район халкына медицина ярдәме күрсәтүче табиб турында бара. Хатыны да медик – 4 нче мәктәптә шәфкать туташы вазыйфасында эшли”, – дип билгеләп үткән Ишкинеев.

Муниципалитет башлыгы искәртеп узганча, программа кысасында торак сертификатын өстенле рәвештә бирүнең законлы тәртибе гамәлдә булып килә. 3 һәм күбрәк бала тәрбияләп үстерүче гаиләләр сертификатны алуга беренче чиратта хокуклы. Назриевлар гаиләсендә – 4 бала (3 кыз һәм 1 ул). Бу исә быел аларга сертификат алучылар исемлегендә беренче урынга чыгу мөмкинлеге биргән. Барысы да – Россия гражданнары.

“Программа системалы төстә һәм районның барлык гаиләләре өчен ачыктан-ачык эшли. Узган елда сайлап алуның барлык этапларын уңышлы узган Водяновлар гаиләсенә (3 балалы) шундый ук сертификат тапшырылды. Без бер-береңне хөрмәт итүгә, әдәплелеккә чакырабыз, – дип билгеләп үткән Ишкиниев.

Абдукодир Назриев 2017 елда Нурлат районы үзәк хастаханәсендә табиб-уролог булып эшли башлаган. Кадрлар бик нык җитмәгән бер мәлдә тар белгечнең пәйда булуы медицина хезмәтләре сыйфатын яхшыртып, районда яшәүчеләргә үзвакытында һәм, әллә кая бармыйча, үзләрендә үк дәвалану мөмкинлеге биргән.

“Шәһәр һәм районда яшәүчеләр аларны (Назриевларны – “Татар-информ” искәрмәсе) шундук кабул итте. 2023 елда районның бер интернет мәйданчыгында халык тавыш бирүендә нурлатлылар аны иң яхшы яшь табиб буларак таныды. Бик күпне: табибка ышаныч турында, аның һөнәри осталыгы турында сөйли бу. Соңгы берничә ел эчендә район хастаханәсенә байтак кына медицина хезмәткәре кайтты, һәм алар беркайчан да табибның милләтенә игътибар итмәде. Иң мөһиме – белем дәрәҗәсе, профессионлизмы һәм эшләү теләге. Безнең район, тулаем бөтен Татарстан кебек үк, һәрвакыт күпмилләтлелеге, дустанә булуы, татулыгы белән аерылып торды. Килеп туган хәл – нурлатлыларның мөнәсәбәте чагылышы түгел, бәлки кемнеңдер дөньядагы вакыйгалар фонында милләтара татулыкны бозу теләге. Әмма мин шуңа ышанам: без барыбыз бергә төрле коткыларга каршы тора алачакбыз. Без һәрвакыт тынычлык-татулыкта яшәдек, алга таба да шулай булачак”, – дип белдергән муниципалитет башлыгы.

Яшь гаилә үз тормышын алга таба да Нурлат районы белән бәйләргә – табиб, квалификациясен күтәрүне дәвам итеп, республикада яшәүчеләр файдасына хезмәт итәргә җыена.

Исегезгә төшерәбез: “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” төбәк проекты кысасында тиешле таләпләргә җавап бирүче яшь гаиләләр торак сатып алу яки төзүгә нормативта каралган бәясенең 35 проценты күләмендә кире кайтарылмый торган субсидия алуга хокуклы.