Today: 11-07-2026

Синоптиклар Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы турында кисәтә

12 июль көндез һәм кич Татарстанда, шул исәптән Казанда, көчле яңгырлар, яшен, көчле җил һәм урыны белән боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Фаразлар буенча, җилнең тизлеге секундына 16–21 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Коткаручылар республика халкына реклама конструкцияләре, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында ышыкланмаска киңәш итә. Шулай ук өлкән яшьтәгеләргә, балаларга һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итәргә чакыралар.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 бердәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.