Today: 02-07-2026

«Яла яктылар»: җырчы Гөлназ Асаева авариядә зыян күрүчеләрне судка бирергә җыена

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева үзе белән авариядә зыян күрүчеләрне судка бирергә җыена.

Артист әйтүенчә, аларның, җырчы ярдәм итмәде, дип белдерүләре яла ягу һәм куркыту булып тора, дип яза “KazanFirst”.

Исегезгә төшерәбез: 28 февральдә Стәрлетамак юлында җырчының JAC автомобиле (рульдә үзе булган) Hyundai Solaris машинасына килеп бәрелгән. Асаева һәм аның төркемендәге ике биюче кыз төрлечә җәрәхәтләнгән. Моннан тыш Hyundai Solaris машинасындагы өлкән яшьтәге гаилә пары зыян күргән: хатын-кызны чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәнгә озатканнар.

Авариядән соң 4 ай узгач, биюче Диләрә Гыйльметдинова (ул әлегәчә дәвалана) һәм 62 яшьлек Ира Даутованың (бик каты җәрәхәтләнү сәбәпле, хәзер урыннан тора алмый) кызы Асаеваның ярдәм итмәвенә зарланган.

Алар әйтүенчә, җырчы март аеннан бирле үзләренә бер тапкыр да язмаган, шалтыратмаган, матди ярдәм итмәгән. Җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров “KazanFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, аларга тиешле ярдәм күрсәтелә, ләкин судтан соң гына барлык мәгълүматларны дөньяга чыгарачаклар. Tatarstan News басмасы исә җырчының үзе белән элемтәгә кергән. – Миңа төбәп язган гаризалары буенча, барысын да хокукый яссылыкта хәл итү өчен, материаллар әзерлибез. Чөнки аларда миңа яла ягуларын, мине куркытуларын күрдек. Хокук саклау органнарына төбәп язылган гаризалар җәһәтеннән аерым материаллар әзерлибез – алар дәүләт органнарының дәрәҗәсенә дә кагылган. Шул ук вакытта зыян күрүчеләрнең постын чиктән тыш надан дип саныйбыз, чөнки теләсә кем судка бирергә хокуклы.

Үз ягымнан шуны әйтә алам: ярдәм күрсәтүемә барлык дәлилләр – язышуларның скрины, чеклар – миндә барысы да бар, – дип билгеләп үткән ул. Шул ук вакытта зыян күрүчеләр дә җырчының ярдәм итмәвенә дәлилләре барлыгын раслый.