Татарстанның атказанган артисты Сөмбел Билалова сөйгәне белән никах укытты. Әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, “Интертат” җырчы белән элемтәгә чыкты.
Сөмбел, шәхси тормышыгызда зур үзгәрешләр булган икән. Никахыгыз белән котлыйбыз сезне! Булачак тормыш иптәшегез белән озак очрашып йөрдегезме? Мөнәсәбәтләрегезне бер дә күрсәтмәдегез, тамашачыларыгыз өчен бераз көтелмәгәнрәк дә яңалык булды сыман.
Мин социаль челтәрләрдә шәхси тормышымны күрсәтергә бик яратмыйм бит инде, туганнарымны да күрсәтмим. Әти-әниләрем дә лентама сирәк эләгә. Социаль челтәрләремдә – иҗади тормышым, җырларым.
Марсель белән без ярты елга якын очрашып йөрдек. Ул да публика кешесе түгел, андый әйберләрне яратмый. Шуңа мөнәсәбәтләребезне беркемгә дә сиздермәдек. Мин инде никахны да куймам дигән идём. Тик бу хакта күпләр белде, барыбер видеолары чыгар дип, үзебез матур итеп күрсәтергә булдык.
Марсель белән танышуыгыз ничек булды?
Без бер мәҗлестә таныштык. Мин анда – җырчы, ул кунак буларак чакырылган иде. Марсель Әлмәттә яши. Башта телефон аша аралашып тордык, аннан яныма Казанга йөри башлады.
Танышыйк дип килдеме?
Әйе инде (көлә). Ул артык ояла торган кеше түгел, ошаганмын, күрәсең. Килде, танышты, Минем дә күңелемә шунда ук якын булды. Мәҗлесләрдә алай бөтен кеше белән сөйләшеп йөрмисең бит инде. Ә Марсельгә «ниндидер сөйкемле сөяге бар», дип карадым, күңелемә ятты. Шулай аралашып киттек.
Әле тагын бер кызык хәлне искә алып үтәсем килә. Марсель баянчы Булат Шәрипов белән дус. Җәй көне Булат белән бер авыл көненә кайтып барышыбыз иде. Булат юлда туктады да: «Миңа бер кеше белән күрешеп алырга кирәк, бирәсе әйберем бар», — диде. Ә мин машинадан төшмәдем, кем белән очрашканын да карамадым. Ул чакта Булат Марсель белән очрашкан икән. Булат әле: «Әйдә, Марсель, машинаңны калдыр да, утыр Сөмбел янына артка, авыл көненә алып кайтам мин сезне» , — дип тә шаярткан булган. Язмышка язылган булгач, танышуыбыз соңрак булды.
Чыннан да бик кызык. Марсель сезне күбрәк кайсы ягы белән җәлеп итте?
Кызлар, гадәттә, үзләре күреп үскән мөнәсәбәтләр, гаиләне булдырырга тырышалар. Минем әти җитди кеше, артык сүз сөйләми. Марсель дә миңа җитди, төгәл, төпле булуы, әйткән сүзендә торуы белән ошады. Бик ышанычлы, үз-үзенә ышанучан кеше булып тоелды.
Марсель кайсы яклардан?
Ул Самара өлкәсе Әбдеки авылыннан.
«Әти-әнигә бер күрүдән ошады»
Әти-әниегез белән күптән таныштырдыгызмы? Кияүне шунда ук яратып кабул иттеләрме?
Марсельне үземнең әти-әниләр белән өч ай элек таныштырдым. Әти-әнигә ул, шулай ук, бер күрүдән ошады. Әти белән дә уртак тел тиз таптылар. Ниндидер уңайсызлану хисләре булмады, барысы да җиңел үтте. Ул да мине авылга, әти-әнисе янына алып кайтты. Алар да мине бик җылы кабул иттеләр. Марсельнең әтисе җитди кеше булса да, юмор хисле. Әнисе бик мөлаем, тыныч.
Сезнең җырчы икәнне белгәннәрме?
Беләләр иде. Минем концертларны да карап чыкканнар (көлә). Читтән торып таныш иде инде алар минем белән.
Ә ирегез сезнең иҗат белән кызыксынып барганмы?
Марсельнең минем турыда ишеткәне булган. Ул сәнгать белән кызыксына. Татар эстрадасындагы күп кенә артистлар белән таныш, дуслары да бар. Ләкин минем иҗатны яхшы белгән, дип әйтә алмыйм. Танышкач тыңлый башлагандыр инде (көлә).
«Образымны бөтен кеше дә ошатты»
Никах образыгыз бик матур иде.
Никахка образны Луиза Скипинада тектердем. Мин аның милли киемнәрне матур теккәнен беләм. Сольный концертыма да күлмәгемне ул әзерләгән иде. Сер түгел, артист булгач, ул костюм бер көнлек кенә түгел. Мин аны алга таба төрле чараларда да киячәкмен, Аллаһы боерса. Образымны бөтен кеше дә бик ошатты. Баштан ук ак төстәге күлмәк киясем килмәгән иде. Артык күзгә бәрелеп торган төс тә сайлыйсым килмәде. Ал — бик нәфис төс. Луиза аны миңа үзе тәкъдим итте. Чигүләре нинди булырга тиеш икәнен әйтеп, якынча рәсемен җибәргән идём, шуның буенча үз күзаллаулары белән эшләде.
Кыйбатка чыктымы?
Аның күлмәкләре кыйбат инде. Төгәл бәясен әйтеп тормыйм.
Никах туе ничек үтте. Күңелегезгә уелып калган мизгелләре белән уртаклашсагыз иде.
Никахны хәләл ресторанда үткәрәсем килгән иде. Өйдән ерак булмаган бик матур урында уздырдык. Туйда оештыручылар булмады. Залның бизәлешләрен, өстәлләрне – барысын да үзебез уйладык. Сәхнәдәш дусларыбыз бәйрәмебезне ямьләде. Беренче биюебезне Филүс Каһиров җырына биедек. Башта бөтен кеше фонограмма яңгырый дип уйлады, ләкин беренче куплетында ук Филүс үзе килеп чыкты.
Вадим Захаров, Казан шәһәр филармониясе исеменнән Фәридә-Алсу дуэты котлады. Дилә Нигъмәтуллина сюрприз булып килеп килде. Аның киләсен белмәгән идём. Чөнки без никах туен туганнар белән генә уздырырга булдык. Дуслар белән, бәлки, җәй көне җыелып алырбыз. Дилә инде барлык дус кызларыбыз исеменнән килеп котларга уйлаган.
Никахыбызны Фәннур Фатыйхов алып барды. Марсель үзе дә җитди, артык сүзләр яратмый. Фәннур бәйрәмебезне бик төгәл итеп, нәкъ без теләгәнчә алып барды. Никахны «Ал таң» мәчете имамы Йосыф хәзрәт укыды.
Мәһәргә нәрсә сорадыгыз?
Инде бик күптән «бии торган бриллиант»лар белән бизәнү әйберләренә кызыга идём. Иремнән шундый комплект сорадым. Алкалар, муенса һәм йөзектән торган бик матур бүләк булды ул. Киеп йөрим, бөтенесе «матур» дип комплиментлар ясый.
Марсельгә багышлап җыр да башкаргансыз икән.
Әйе, махсус никахыбызга дип «Бердәнберем» дигән яңа җыр яздырдык. Аны Риваль Хисмәтуллин Алинә Хисамиева сүзләренә иҗат итте. Сюрприз итеп мин аны беренче тапкыр никахта башкардым. Әле менә социаль челтәрләргә бер кисәген генә куйган идем: «Кайчан чыгарасыз?» — дип яза башладылар. Болай булгач, чыгарасы була инде.
«Хәзер үзгә, өр-яңа тормыш башланачак»
Нинди хисләр кичерәсез? Кияүдә икәнегезне аңлый башладыгызмы инде?
Әле тулысынча ышанып бетә алмыйм. Хәзер үзгә, өр-яңа тормыш башланачак. Аның ничек булачагына әлегә үземнең дә җавабым юк. Әмма миңа бик кызык һәм өметләрем дә зурдан. Тормышны матур итеп җайлыйсы иде. Хәзер инде яшәү урынын төгәлләштереп бетерәсе була.
Икегез – ике шәһәрдә. Кем кайда күченер икән?
Әлегә әйтә алмыйм. Берәр җаен табарбыз инде, Аллаһы боерса. Яши башлагач, барысы да җайланыр, дип өметләнәбез. Дөрес, берара юлда йөрергә туры килер инде, шунсыз булмас. Эшемне ташларга, филармониядән китәргә җыенмыйм. Җырлавымны дәвам итәчәкмен. Сораулар күп, әлбәттә. Ләкин иң мөһиме – без башлап җибәрдек.
Әни булу теләгегез дә бардыр.
Анысын Аллаһы Тәгалә ничек насыйп итә инде. Ул бездән генә тора торган әйбер түгел. Булса, әлбәттә, бик шатланырмын.
Рәхмәт, Сөмбел, бәхет телибез сезгә!
