Today: 03-04-2026

Лениногорскида кадрлар алмашы: Мәдәният сарае директоры вазифасында яңа кеше

Флера Төхвәтова карьерасын Лениногорск Мәдәният сарае директоры вазифасында тәмамлады.

Флера Заһитовна Мәдәният сарае белән 26 ел җитәкчелек итте, тулаем алганда бу учреждениедә 48 ел эшләде.

“Мин үз эшемне яратып башкардым. Мәдәният сарае минем икенче өем кебек булды, ә коллективны тагын да ныграк яраттым, үз иттем. Хезмәт еллары Мәдәният сараеның уңышларыннан торган шатлыклы көннәр белән тулы иде”, — ди Флера Төхвәтова.

Ул бик күп бүләкләргә ия, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Флера Заһитовна директорлык вазифасыннан китсә дә, Мәдәният сараенда үзешчән театрның режиссёры буларак кала.

Хәзер Мәдәният сарае директоры вазифасын Гөлнара Вагизова алып барачак, әлегә кадәр Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләде. Ул - хезмәт елларын мәдәният тармагында башлаган кеше.